Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә тарих фәнен беренче сыйныфтан ук укыта башлаячаклар

news_top_970_100
Россиядә тарих фәнен беренче сыйныфтан ук укыта башлаячаклар
Рамил Гали фотосы

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә тарих дәресен беренче сыйныфтан ук укытуны планлаштыра. Бу хакта министр Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Тарихи хәтер саклансын өчен барысын да эшләячәкбез. Мин тарих фәнен беренче сыйныфтан ук укыту карарын кабул иттем», - диде Сергей Кравцов.

Министр әйткәнчә, ил тарихын укытканда Белоруссия, Украина халыкларына карата начар мөнәсәбәт булдыруга министрлык юл куймаячак.

Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, әлеге инициатива «мәктәп программасының бөтен мөмкинлекләрен файдалануны» күз уңында тота. Хәзер Россия мәктәпләрендә тарих фәне 5 сыйныфтан башлап укытыла. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100