news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә сөткә ихтыяҗ кимегән

news_top

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында стерильләштерелгән сөт сату күләме 10,8 процентка, ак май һәм маргарин – 10,7 процентка, ә ряженка – 6,6 процентка кимегән. Бу – «Нильсен» күзәтүеннән билгеле булды, аның белән «Известия» танышкан, дип хәбәр итә «Рен-ТВ».

«Агромиля» консалтинг компаниясе партнеры Дмитрий Мирончиков сүзләренчә, ихтыяҗ кимү, беренче чиратта, бәяләр арту белән бәйле. Ак май – 34 процентка, ә каймак һәм сөт 22 процентка кыйммәтләнгән. Сөт продукциясе кыйммәтләнү исә сөткә, мал өчен азыкка һәм энергия ресурсларына бәяләр арту белән бәйле.

«1 килограмм ак май җитештерү өчен 23 килограмм сөт кирәк. Аның бәясе июльдә тоннасы өчен 41,9 мең сумнан артты (узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда +23 процент)», – дип аңлатты «Руспродсоюз» башкарма директоры Дмитрий Востриков.

«Нильсен» компаниясе вәкиле билгеләп үткәнчә, кулланучыларның бер өлеше «заманча сөт продукциясенә» күчкән. Гранулалы эремчек сатуның натураль күрсәткечтәге күләмнәре 13,1 процентка, йогырт һәм сөт десертлары – 6,5 һәм 6,9 процентка арткан.

Моннан тыш, киләсе елда дәүләт субсидияләре гамәлдән чыгарылачак. Моның нәтиҗәсендә бәяләр артуга бәйле вазгыять тагы да ныграк катлауланачак. Бу – сөт җитештерүнең рентабельлелеге кимү белән яный.

«Степь» агрохолдингы генераль директоры Андрей Недужко әйтүенчә, дәүләт ярдәмен бетерү сөт продукциясенең алга таба кыйммәтләнүенә китерәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар