news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә Сосновский балтырганына каршы көрәш ысулларын законда теркәргә тәкъдим иттеләр

news_top
Россиядә Сосновский балтырганына каршы көрәш ысулларын законда теркәргә тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ»/ архив

Россиядә Сосновский балтырганы (борщевик) белән көрәшү ысулларын законга кертергә мөмкиннәр. Дәүләт Думасы чит үсемлекләргә, шул исәптән Сосновский балтырганына каршы көрәшкә юнәлдерелгән инициативаны икенче укылышта карарга әзерләнә. РИА «Новости»га профильле комитет рәисе Сергей Гаврилов (КПРФ) хәбәр иткәнчә, закон проектында үсемлекләрнең мондый төрләрен юк итүнең конкрет ысуллары, шул исәптән химик чаралар куллану каралган, дип яза «Комсомольская правда».

«Яңа редакциядә үсемлекләрнең мондый төрләре белән көрәшнең конкрет механизмнары билгеләнде, шул исәптән механик рәвештә юк итү, химик чаралар һәм биологик агентлар куллану», – дип аңлата Гаврилов.

Документның яңартылган версиясендә закон нигезендә «үсемлекләрнең куркыныч чит төре» термины кертелә, ул халыкка, аграр секторга яисә экологик баланска куркыныч тудыручы инвазив флора буларак билгеләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар