Евгений Пригожин һәм аның белән бергә эшләгән командасы моннан 2 атна элек (23 августта) һәлак булуга карамастан, Россия кешеләре тышкы кыяфәте «Вагнер» җитәкчесенекенә охшаш булган ир-атларны күрә башлаган. «База» телеграм-каналы шундый 4 кеше төшерелгән фото һәм видеолар урнаштырды.
Янәсе, Пригожинны кибеттә дә, төзелештә дә, поездда һәм мәктәптәге Белем бәйрәмендә дә күргәннәр. Фотоларда күренгәнчә, бу ир-атлар чыннан да Евгений Пригожинга охшаган да, охшамаган да.