news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә пилотсыз системалар гаскәрләре барлыкка килде

news_top

Россиядә пилотсыз системалар гаскәрләре барлыкка килде. Бу турыда шушы гаскәрләр җитәкчесе урынбасары Сергей Иштуганов сөйләгән, дип яза РИА Новости.

«Штатлы полклар һәм башка подразделениеләр формалаштырылды», – дип сөйләгән Иштуганов «Комсомольская правда» газетасына интервьюда.

Аның сүзләренчә, пилотсыз системалар гаскәрләре өчен оештыру-штат структурасы һәм җитәкче билгеләнгән, бөтен ил буенча хәрби идарә органнары оештырылган.

Сергей Иштуганов 2022 елда Россия Герое исеменә лаек булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар