Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы – Песков җавап бирде

news_top_970_100
Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы – Песков җавап бирде

Россиядә мобилизациянең икенче дулкынын уздыру ихтималы турында Кремльдә фикерләшүләр юк, дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта «Интерфакс» яза.

«Бу турыда бернинди дә фикерләшү юк. Оборона министрлыгына килгәндә, мин ул министрлык өчен әйтә алмыйм. Кремльдә бу уңайдан бернинди фикерләшү дә юк», – диде Дмитрий Песков.

Ул Россиядә мобилизациянең икенче дулкынын уздыру ихтималы турында Телеграм каналларда барлыкка килгән хәбәрләрне шәрехләүне сорагач шулай дип җавап бирде.

Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация башлау турында боерыкны имзалады.

28 октябрьдә Россия оборона министры Сергей Шойгу Путинга мобилизацион чараларның төгәлләнүе турында хәбәр итте. «Мобилизация буенча чакырылган гражданнарны җибәрүне бүген туктаттык. Гражданнарга хәбәр итү туктатылды, өстәмә бурычлар планлаштырылмый. Сез 300 000 кеше дип куйган бурыч үтәлде. Бернинди өстәмә бурычлар планлаштырылмый», – диде ул вакытта Шойгу.

31 октябрьдә Россия Оборона министрлыгы өлешчә мобилизация кысаларында запастан чакыру төгәлләнә, повесткалар тапшыру туктатыла, дип игълан итте.

4 ноябрьдә Путин махсус хәрби операция уздыру кысаларында 318 мең кешенең мобилизацияләнүен әйтте. «Бездә – 318 мең кеше. Ни өчен 318? Чөнки үзләре теләп китүчеләр. Үзләре теләп китүчеләрнең саны кимеми», – диде Путин Халыклар бердәмлеге көнендә яшьләр һәм волонтерлар оешмалары катнашучыларына.

7 ноябрьдә Владимир Путин мобилизацияләнгән 80 мең чамасы кешенең махсус операция зонасында булуын, алар арасыннан 50 меңгә якын кешенең хәрби хәрәкәтләрдә катнашуын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100