news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә меңгә якын абонентның 26 меңгә якын телефон номерын блокировкалыйлар

news_top

Россиядә SIM-карталар саны буенча билгеләнгән чикләүне бозып рәсмиләштерелгән 26 меңгә якын мобиль номерны блокировкалау планлаштырыла. Бу хакта «Ведомости» басмасы үз исәпләүләренә сылтама белән хәбәр итә.

Басма мәгълүматларына караганда, 2025 ел ахырыннан 2026 елның октябрь уртасына кадәр билгеләнгән лимиттан артык рәсмиләштерелгән SIM-карталар саны 1,95 миллионга кимегән. Бу күрсәткеч 76 тапкыр азрак. Калган номерлар якынча 1 мең абонент исеменә теркәлгән.

Россия Цифрлы үсеш министрлыгында газетага хәбәр итүләренчә, әлеге мәсьәләне җайга салу процессы дәвам итә. Мобиль элемтә операторлары абонентларга инде кисәтүләр җибәргән. Алар белән төзелгән килешүләр законда билгеләнгән тәртиптә өзеләчәк.

2025 елның 1 ноябреннән Россиядә бер кешегә рәсмиләштерелергә мөмкин булган SIM-карталар санына чикләү гамәлдә. Россия гражданнары исеменә 20дән, ә чит ил гражданнары исеменә 10нан артык SIM-карта теркәлергә тиеш түгел. Бу чикләү барлык элемтә операторларының SIM-карталарын бергә исәпкә ала, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар