Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Парламентская газета»га сылтама белән РИА Новости яза.
«Документ 2014 елда расланган «Транспорт чаралары белән идарә итү һәм машина йөртү таныклыклары алу хокукына имтиханнар үткәрү кагыйдәләре»нә үзгәрешләр кертә», – диелә басмада.
Хокук бозулар исемлегендә имтихан тапшыручының элемтә, фото-видеоаппаратура, электрон-хисап техникасы куллануы турында пункт барлыкка киләчәк.
Шулай ук практика вакыты да кими: аны теориядән соң ярты ел эчендә түгел, ә 60 көн дәвамында тапшырырга кирәк була.
Моннан тыш, министрлык машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын туктату өчен яңа нигезләмә кертергә ниятли: әгәр планлы медосмотр вакытында йөртүчедә авыру билгеләре ачыклана икән, аңа өстәмә тикшеренү узарга кирәк була. Йөртүче тикшеренүгә килмәсә, документларын гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.
1 гыйнвардан Россиядә таныклыкларны автомат рәвештә озайту гамәлдән чыгарылды. Вакыты чыккан права белән йөргән өчен 15 меңгә кадәр штраф яный, һәм таныклыкны алырга мөмкиннәр.