Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә мәктәпләрдә һәм урамнарда никаб киюне тыярга мөмкиннәр

news_top_970_100
Россиядә мәктәпләрдә һәм урамнарда никаб киюне тыярга мөмкиннәр
Салават Камалетдинов фотосы / "Татар-информ" архивы

Төбәкләрдәге хакимиятләр – җәмәгать урыннарында, ә мәктәпләр үз территорияләрендә дини киемнәр киюне тыя алачак. Бу хакта закон проектын Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясе) тәкъдим иткән, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Яңа кешеләр» партиясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры төбәк хакимиятләренә һәм белем бирү оешмаларына җәмәгать урыннарында һәм мәктәпләрдә никаб киюне тыю хокукы бирергә тәкъдим итте. Бу закон проектын ул Дәүләт Думасына кертәчәк», – дип хәбәр итә фракциянең матбугат хезмәте.

Шулай ук муниципаль берәмлек органнарына йөзне тулысынча яки өлешчә каплый торган дини яки башка төр киемне муниципалитет территориясендәге җәмәгать урыннарында киюне тыюны рөхсәт итәргә тәкъдим ителә. Ә Россия субъектларының закон чыгару органнары мондый киемнәрне дәүләт оешмаларында һәм җәмәгать урыннарында киюне тыя алачак.

Ата-аналар советы әгъзаларының яртысыннан күбрәге риза булып тавыш бирсә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында һәм колледжларда никаб киюне тыя алачаклар. Никаблардан тыш, дини атрибутлары яки дини символикасы булган башка төр киемнәрне киюне дә тыярга мөмкиннәр.

Закон проекты мәгариф оешмаларында «белем бирүнең дөньяви характерын ныгыту» өчен кертелә, дип хәбәр итәләр. «Бу – дини яки мәдәни билгеләр буенча дискриминацияне кисәтүгә һәм имин мохит булдыруга ярдәм итә», – дип саный проект авторы.

Дәүләт Думасы депутаты Бийсултан Хамзаев та Россиядә никаб һәм пәрәнҗә киюгә каршы чыкты. Ул, никаблар Россиядәге ислам халыкларының милли үзенчәлекләрен «юа», милли мәдәният өлеше булып тормый һәм исламга бернинди катнашы да юк, дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100