news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә май бәйрәмнәрен берләштерергә тәкъдим иттеләр

news_top

Гыйнвар яллары хисабына, май бәйрәмнәрен берләштерергә һәм 1 майдан 9ына кадәр тоташ итәргә кирәк, чөнки язгы чор Россия халкының активлыгы һәм гаилә ялын планлаштыру өчен күпкә уңайлырак. Бу хакта Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб әйтте, дип яза РИА Новости.

«Мин ялларны күчерү яклы, мәсәлән, гыйнвар ялларының бер өлешен майга күчереп, 1 – 9 майда ял итәргә була. Әйтик, яңа ел бәйрәмнәрендә 7 гыйнварга кадәр ял итәргә һәм калган көннәрен майга күчерергә мөмкин», – дигән ул.

Аның сүзләренчә, күпчелек кеше май каникулларын отпуск яки яллар хисабына болай да озайта. Язгы чор сезонлы активлык һәм гаилә ялын планлаштыру өчен күпкә уңайлырак, дигән ул.

«Ялларның гомуми санын арттырмыйча гына, ә нәкъ менә аларны күчереп, 1 майдан 9 майга кадәр ял итү өчен гыйнвар бәйрәмнәреннән 3-4 көн алыр идем», – дигән Гриб

Аның сүзләренчә, мондый алым бәйрәм көннәре системасын күпкә уңайлырак итәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар