Россиядә күпбалалы гаиләләргә түләүле юллардан бушлай йөрү хокукы бирергә тәкъдим иттеләр
«Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары күп балалы гаиләләр һәм инвалидлыгы булган гражданнар өчен федераль автомобиль юлларыннан йөрүне бушлай ясарга тәкъдим итте. Әлеге мөрәҗәгатьне Россия транспорт министры Андрей Никитинга юллаганнар, дип яза «Российская газета».
«Без Транспорт министрлыгыннан бу позицияне хуплавын һәм күп балалы гаиләләр һәм инвалидлыгы булган кешеләр өчен булса да бушлай йөрү хокукы карауны сорыйбыз. Өстәвенә, бу категориядәге кешеләр өчен җәмәгать транспортында йөрүгә ташламалар гамәлдә», – дигән Сергей Миронов.
Россия төбәкләре тәҗрибәсе транспорт ташламаларының реаль ярдәм коралы булуын күрсәтте, дигән Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова. Аның сүзләренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта күп балалы гаиләләр транспортка зур ташламалардан файдалана, әмма бу чаралар шәһәрара сәфәрләр мәсьәләсен хәл итми, анда гражданнарга түләүле трассалардан йөрергә туры килә.
Бу инициатива юл йөрү иминлеген дә арттырачак, чөнки машина белән тулы бушлай трассалардан мәҗбүри йөрүчеләр саны кимиячәк, дип өстәгән Лантратова.