Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә кемнәр 45 яшьтән пенсиягә чыга ала?

news_top_970_100
Россиядә кемнәр 45 яшьтән пенсиягә чыга ала?
Фото: Солтан Исхаков \ "Татар-информ" архивы

Россиядә коткаручылар 45 яшьтән үк пенсиягә чыга ала. Бу хакта NEWS.ru порталына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр иткән.

Бу – эш шартлары нормаль шартлардан аерылып торган аерым категория гражданнар өчен билгеләнгән тиешле еллар буенча дәүләт пенсиясе билгеләнү аркасында мөмкин була.

«Гадәти эш шартларында картлык буенча иминият пенсиясен гражданнар 2028 елдан 65 һәм 60 яшьтә ала башлаячак. Әмма аны вакытыннан алда да алып була, мәсәлән, коткаручылар 45 яшьтән пенсиягә чыга ала. Әгәр эш шартлары гадәти шартлардан аерылып тора икән, пенсиягә алдан чыгуны карарга була. Картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу, мәсәлән, хезмәт стажы озын булган гражданнар өчен каралган, ирләр өчен бу 42 ел стаж, ә хатын-кызлар өчен – 37 ел стаж, әмма бу гомуми билгеләнгән пенсия яше җиткәнче 2 елдан да иртәрәк була алмый», – дип аңлаткан депутат.

Шулай ук 3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән күпбалалы аналарның, шулай ук инвалид баланың әтисе яки әнисе, иминият стажы булу таләбе үтәлсә, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була. Парламентарий ачыклык керткәнчә, 3 балалы хатын-кызлар пенсиягә билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк, ә 5 баласы булганнар – 50 яшьтән чыга ала.

«Иминият пенсиясен вакытыннан алда алып була. Кемнәр алырга мөмкин? Күпбалалы әниләр. Мәсәлән, 3 бала тапкан, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кыз пенсиягә 3 ел алдан, 4 бала тәрбияләгән хатын-кыз – 4 ел алдан, ә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгәннәр 50 яшьтә пенсиягә чыгарга хокуклы», – диде Бессараб. Аның сүзләренчә, инвалид баланың әтисе яки әнисе иминият стажы буенча таләпне үтәгән очракта, шулай ук, пенсиягә алдан чыга ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100