news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә картлык буенча уртача пенсия бер елда ике мең сумга арткан

news_top

2026 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә картлык буенча уртача иминият пенсиясе аена 27 322 сум булган. Бер елда аның күләме 2 мең сумга арткан. Бу хакта, Россия Социаль фондына сылтама белән, РИА Новости яза.

2025 елның октябрендә картлык буенча уртача пенсия 25 198 сум булган. Бер елда ул 2 124 сумга арткан.

Шул ук вакытта эшләүче пенсионерлар аена – 25 253 сум, ә эшләмәүчеләр 27 882 сум ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар