news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә карбыз бәясе 30 сумга, кавынныкы 80 сумга кадәр төшкән

news_top

Россиянең зур сәүдә челтәрләрендә карбыз һәм кавын бәяләре бер ай эчендә 40 процентка кимегән. Август уртасына карбызның минималь бәясе килограммы өчен 30 сум, кавынныкы 80 сум тәшкил итә. Бу хакта Омниканаль ваклап сату компанияләре ассоциациясе (АКОРТ) идарәсе рәисе Станислав Богдановка сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзер базарга Россиядә үстерелгән уңышның төп өлеше керә башлаган. Шуның аркасында сәүдә челтәрләрендә бакча культураларының ассортименты да киңәя. Соңгы айда карбыз һәм кавынның минималь бәяләре 40 процентка төшкән.

Богданов аңлатканча, карбыз һәм кавынның бәясе һәм ассортименты, нигездә, сезонга, өлгерү вакытына һәм яңа уңышның сатуга чыгуына бәйле. Июль уртасыннан бирле зур сәүдә челтәрләрендә карбыз төрләре 70 процентка диярлек, ә кавын төрләре 80 процентка арткан.

Кибет форматына карап, сатып алучыларга өчтән алып 11 төргә кадәр карбыз һәм икедән алып 10 төргә кадәр кавын тәкъдим ителә.

Кибетләрдәге карбызларның төп өлешен Россиядә җитештерелгән продукция тәшкил итә — зур сәүдә челтәрләрендәге ассортиментының якынча 80 проценты шушы өлешкә туры килә. Россия кавыннарының өлеше исә тәкъдим ителгән продукциянең яртысына якын.

Карбызларның калган өлеше Азәрбайҗан, Иран һәм Ливаннан китерелә. Кавыннар Казахстан, Үзбәкстан, Коста-Рика, Эквадор һәм Испаниядән кертелә. Ике төр продукция дә Россиягә Төркия һәм Бразилиядән китерелә.

Кибетләрдә гадәти кызыл эчле Әстерхан карбызнарыннан тыш, сары һәм кызгылт сары эчле сортларны да сатып алырга мөмкин. Шулай ук орлыксыз кечкенә карбызнар да сатыла, дип өстәгән Богданов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар