Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә «җиңелчә ковид» эпидемиясе башланган

news_top_970_100

Россиядә «җиңелчә ковид» эпидемиясе башланган, авыручыларның күбесе бертөрле билгеләргә зарлана: бик каты тән авырта, хәл булмый, баш авырта, ә тән температурасы якынча 37,5 градус тирәсе.

Авыручыларның күбесе ОРВИ өчен хас булган башка симптомнарның әллә ни күзәтелмәвен әйтә: томау да юк, тамак та авыртмый. Шул ук вакытта авыру эләктергән кеше берничә көнгә бик нык хәлсезләнә.

Мондый беренче очраклар турында мәгълүмат ноябрь уртасында тарала башлаган, шуннан бирле авырулар саны арта барган. Пациентлар әйтүенчә, авыру ковидка охшаган, тик бераз җиңелчә. Шуңа күрә кайберәүләр аны «җиңелчә ковид» дип атый. Чир йоктыручыларның барысы да элегрәк шушындый симптомнары булган кеше белән аралашуын әйтә.

Авыру 3 көннән 5 көнгә кадәр дәвам итә, әмма арыганлык һәм хәл китү халәте 2 атнага кадәр дәвам бара. Кайберәүләр бугазда авырту сизгән, тавышлары калынайган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100