Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә иң арзанлы чәй нинди?

news_top_970_100

Россиядә чәйнең иң арзан сорты – эконом-категорияле пакетлы чәй, бәясе – 20-25 пакетлы савыт өчен 30-50 сумнан, дип хәбәр иткән «Газете.Ru» сайтына яраклылык срогы кыска булган ризыклар онлайн-кибете хуҗасы Анастасия Колчина.

«Аларны чәй тузаныннан яки яфракның вак фракцияләреннән ясыйлар. Минусы – мондый чәйнең сыйфаты түбәнрәк һәм составында ясалма хуш исләр дә булырга мөмкин.

Яшел яки кара яфраклы чәйнең 100 грамм төргәктәге отышлырак вариантлар сатып алырга киңәш итәбез. Әгәр арзанлы кара яфраклы чәй кирәк икән, Краснодар крае чәйләренә игътибар итегез. Бу – Россиядә сәнәгать масштабында чәй үстерелә торган бердәнбер төбәк. Аның уртача бәясе – брендка һәм сыйфатка карап, 100 грамм өчен 100-150 сумнан. Яшел яфраклы чәйнең иң отышлы сортларын Кытайда һәм Һиндстанда җитештерәләр, чөнки алар – дөньяда иң эре чәй экспортерлары. Аның бәясе 100 грамм өчен 100-150 сум тәшкил итә», – дип билгеләгән Колчина.

А.Колчина сүзләренчә, Россия кибетләрендә иң арзанлы кофе – «Робуст» сорты, ул 200 граммлы савыт өчен уртача 500 сум тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100