news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә гражданлык алганда ант бирүне 18 яшьтән 14 яшькә киметтеләр

news_top

Россиядә 9 гыйнвардан үз көченә керә торган үзгәрешләр нигезендә гражданлык алганда мәҗбүри рәвештә ант бирү яше 18дән 14 яшькә кадәр киметелә. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ»

Аның сүзләренчә, тиешле федераль законга Россия Президенты Владимир Путин 2025 елның 29 декабрендә кул куйган.

«Закон 2026 елның 9 гыйнварыннан гамәлгә керә. Әлеге федераль законның беренче пункты нигезендә гражданлык алганда ант бирергә тиешле затларның яше 18дән 14 яшькә кадәр киметелде», – дип аңлатты Машаров РИА Новости белән әңгәмәдә.

Ул искәрткәнчә, моңа кадәр 18 яшькә җитмәгән барлык затлар ант бирүдән азат ителә иде. Яңа кертелгән тәртип, аның сүзләренчә, дәүләткә карата патриотик караш формалаштыруга һәм үз өстенә алган бурычларны аңлап кабул итүгә юнәлтелгән.

Машаров ассызыклаганча, әлеге үзгәрешләр гражданлыкны соңыннан алучыларга гына кагыла, ә туу буенча гражданлыкка ия булган кешеләргә кагылмый. Моннан тыш, закон гражданлыкка кабул итү турындагы карарны гамәлсез дип тану өчен яңа нигезләр дә билгели.

«Әлеге федераль закон нигезендә, әгәр кеше 1 ел эчендә ант бирмәсә, аны гражданлыкка кабул итү турындагы карар гамәлсез дип таныла», – диде ул. Аның сүзләренчә, ант бирүдән баш тарткан очракта да карар гамәлдән чыгарыла, шулай ук ант бирергә өлгермәгән зат вафат булса, ул да көчсез дип таныла.

Машаров, аерым рәвештә, балигъ булмаганнарның ант бирү тәртибенә дә игътибар итте. Моның өчен законлы вәкилләрнең ризалыгы таләп ителми, чөнки яшүсмер үз карарын үзе раслый.

Процедура ант текстын кычкырып укуны күздә тота. Аннан соң махсус бланк тутырыла: фамилиясе, исеме, атасының исеме күрсәтелә, имза һәм дата куела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар