Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә электрон повесткалар кертелә, призывтан качып йөрүчеләр өчен чикләр ябыла

news_top_970_100
Россиядә электрон повесткалар кертелә, призывтан качып йөрүчеләр өчен чикләр ябыла
"Татар-информ" архивы

Дәүләт Думасында хәрби бурычлыларның җанисәбен алу, электрон повесткалар һәм призывтан качып йөрүчеләр өчен чикләрне ябу турында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Мобилизация в Татарстане» «Телеграм» каналы яза.

«Электрон хәбәрләр традицион повесткаларны кабатлаячак. Электрон хәбәрләр һәм хәрби комиссариат повесткалары бердәй юридик көчкә ия була. Призывтан качып йөрүчеләр өчен килешүләр төзүгә һәм илдән чыгуны тыюга кадәр тәэмин итү чаралары кертеләчәк», – диде Оборона буенча Дәүләт Комитеты башлыгы Андрей Картаполов.

Повестка хәрби бурычлы кешенең «Госуслуги»да шәхси кабинетында урнаштырылганнан соң алынган, дип саналачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100