Ясалма фәһем аркасында Россиядә югары уку йортларында йомгаклау аттестациясе формасын киредән карарга мөмкиннәр. Телдән имтихан тапшыру файдасына язмача диплом эшләреннән баш тартырга мөмкиннәр. Бу хакта Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сөйләгән, дип яза «Татарстан 24» сайты.
Министр сүзләренчә, телдән имитихан тапшыру форматы студентларның реаль белемнәрен һәм компетенцияләрен күпкә объективрак бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Бер генә система да студентны укытучы сорауларына тулысынча әзерли алмый һәм белем дәрәҗәсе җанлы арашалу вакытында барыбер сизеләчәк, дигән министр.