Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә давыл котыра, ике кеше үлгән мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Россиядә давыл котыра, ике кеше үлгән мизгел видеога эләккән

Бу көннәрдә Кемерово өлкәсендә, Алтай краенда һәм Себернең башка төбәкләрендә көчле давыл котыра. Җилнең тизлеге секундына 35 метрга кадәр җитә.

Бүген давыл вакытында 3 кеше һәлак булган. Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә юлда бара торган машина өстенә агач ауган. Транспортта 4 кеше була, аларның 2се үлгән. Бу кешеләрнең якыннарын күмәргә дип барулары булган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, тагын бер хатын-кыз Алтай краеның Центральный поселогында һәлак булган. Ул җил кубарып алган түбәне тотып калырга тырышкан.

Икенче бер хатын-кыз өстенә бик озын реклама калае төшкән. Телеграмда язуларынча ул хатын исән, әмма бик нык имгәнгән.

Тагын бер видеода хуҗабикә кирпечтән ясалган веранданың чәчелүен, түбәдәге антеннаның түбә астына килеп керүе турында сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100