news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар саны 55 проценттан арткан

news_top

20 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 18:20 сәгатькә Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлавында катнашучылар саны 55,08 процентка җиткән. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.

«Федераль округ буенча тавыш бирү барышы – 55,08 процент», – диелә Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Россиядә сайлауда катнашучылар саны 2021 елгы сайлаулар күрсәткеченнән артып китүен хәбәр итте. Идел буе федераль округында да шундый ук хәл күзәтелә. Татарстанда 15:00 сәгатькә сайлаучыларның 68,7 проценты тавыш биргән.

Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлавы һәм аның белән бергә узучы сайлау кампанияләре 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандаты һәм сайланулы вазыйфа алыштырыр дип көтелә.

Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатын сайлау өчен Биектау бермандатлы сайлау округы №50 буенча өстәмә сайлаулар һәм муниципаль өстәмә сайлаулар үткәрелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар