Россиядә Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар саны Мәскәү вакыты белән 13:37 сәгатькә 50 проценттан арткан. Бу мәгълүматлар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, 20 сентябрьдә 12:00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның гомуми санының 64,5 проценты тавыш биргән.
Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм аның белән бергә узучы сайлау кампанияләре 18 сентябрьдә башланды. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандаты һәм сайланулы вазыйфа алыштырылыр дип көтелә.
Аерым алганда, Татарстанда бер үк вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатын сайлау өчен Биектау бермандатлы сайлау округы №50 буенча өстәмә сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар үткәрелә, дип яза «Татар-информ».