news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә Дәүләт Думасына сайлау 20 сентябрьдә була

news_top

Россия Федерациясе Федераль Җыенының тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары 20 сентябрьдә узачак. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Telegram-каналында хәбәр иттеләр.

IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларының вәкаләтләре биш елга — 2031 елның сентябренә кадәр исәпләнә.

Тавыш бирү көне парламентның түбән палатасының гамәлдәге чакырылышы вәкаләтләре тәмамлана торган айның өченче якшәмбесенә туры килә. Шуңа күрә тавыш бирү көне 2026 елның 20 сентябре булачак.

Дәүләт Думасы депутатлары саны элеккечә кала — 450 кеше. Сайлаулар катнаш система буенча узачак: 225 депутат партия исемлекләре буенча, тагын 225е бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында беренче тапкыр Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре халкы катнашачак. Шуңа бәйле рәвештә, бермандатлы округларның чикләре яңадан каралды: Донецк Халык Республикасында — өч округ, Луганск Халык Республикасында — ике округ, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә берәр округ булдырылыр дип планлаштырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар