Россиядә татар милли ризыгы чәкчәккә рецептурасы, тышкы кыяфәте һәм тәм характеристикалары буенча тәкъдимнәр белән ГОСТ барлыкка килде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Десертның өсте тигез булмаска, бал-шикәр сиробы яки бал белән катырылган һәм көймәгән булырга тиеш. Диаметры 1 сантиметрдан, озынлыгы 5 сантиметрдан артмаган камыр таякчыкларын майда кыздырып, бал яки бал-шикәр сиробы белән тигез болгатып, конус, пирамида яки ярымшар рәвешендә өелергә тиеш.
Чәкчәк аксыл-саргылт, алтынсу, аксыл-коңгырт төстә, көймәгән булырга тиеш. Бу татлы ризыктан хуш ис, бал тәме килеп торырга, чит-ят тәме һәм исе булмаска тиеш.
Шулай ук чәкчәк әзерләгәндә бодай оны, йомырка меланжы, тавык йомыркасы, ванилин, ак шикәр комы, табигый бал кулланырга киңәш ителә. Рецептурада шоколад, чикләвек төшләре һәм кипкән җиләк-җимешләр дә кулланырга ярый.
Шул ук вакытта ГОСТлар һәрвакытта да мәҗбүри түгел, әмма законда, килешүдә яки техник регламентта алар турыдан-туры күрсәтелсә, мәҗбүри була ала. Гамәлдәге күпчелек ГОСТлар җитештерүчеләр өчен киңәш һәм ориентир булып тора.