news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә блогерларга мәҗбүри сертификация кертергә тәкъдим иттеләр

news_top

Иминлек һәм ришвәтчелек белән көрәш федераль проекты (ФПБК) башлыгы Виталий Бородин блогерларга мәҗбүри сертификация кертергә тәкъдим итте. Бу һөнәри эшчәнлек нигезләре буенча укыту курслары узуны күздә тота. Бу хакта «Абзац»ка сылтама белән «Татар-информ» яза.

Бородин фикеренчә, контент авторлары аудиториягә тәкъдим итә торган мәгълүмат өчен җавап тотарга һәм белешмәләр һәм төрле ведомстволар белән эшләүнең гади нигезләрен белергә тиеш. Блогерлар уку яки әзерлек программасы, шул исәптән фактларны тикшерергә һәм фейклар белән көрәшергә өйрәтә торган мәгълүмати иминлек курслары узарга тиеш, дигән ул. Шулай реклама маркировкасы, авторлык хокукы һәм Роскомнадзор белән үзара хезмәттәшлек кагыйдәләрен аңлату булган хокукый блок кирәк. Моннан тыш, сүз өчен җаваплылык та мөһим: медицина, финанслар һәм астрология буенча болай гына киңәшләр бирергә ярамый. Бу процессларны җайга салырга кирәк, дип белдерде Бородин.

ФПБК башлыгы фикеренчә, блогинг белән шөгыльләнергә теләгән һәркем Роскомнадзорның махсус реестрында теркәлеп кенә калмыйча, блог авторы турында мәгълүматларны күрсәтеп, «Госуслуги» аша мәҗбүри идентификация дә узарга тиеш. Шулай ук блогерларга ярдәм итә һәм таратыла торган контентны контрольдә тотып, аларның эшчәнлеген җайга сала торган структура яки иҗтимагый совет та булдыру зарур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар