Беренче сыйныф укучыларына тәртипкә билге куймаячаклар. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы боерыгында әйтелә, дип яза «Татар-информ».
Документ мәктәп укучыларының тәртибен «үрнәк», «яраклы» һәм «ярамый торган» шкаласы буенча бәяләүне күздә тота. Әмма бу карар беренче сыйныфлар өчен гамәлдә түгел.
Киләсе уку елында тәртипне бәяләү системасы һәр төбәкнең ун мәктәбендә кертеләчәк, ә соңыннан илнең барлык гомуми белем бирү оешмаларына таралачак. Мәгариф министрлыгында әйтүләренчә, бәяләү мәктәп укучыларының дисциплинасын, социаль элемтәләрен, шәхси сыйфатларын һәм уку активлыгын исәпкә алачак.