news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә беренче кар яуган

news_top

Россия территориясендә быелгы сезонның беренче кары яуды. Бу Чукотка автономияле округының төньягында булды. Бу хакта «Метео» үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Чукотканың төньягында инде кар яуды», — дип метеорологның сүзләрен «РИА Новости» китерә.

Яуган карны составы буенча күбрәк юеш карлы яңгыр дип бәяләргә мөмкин, дигән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар