Россиядә бердәнбер «Яшь кияү» һәм «Яшь килен» ислам курсларын тәмамлаучылар диплом алды
Казанда яшь егетләр һәм кызлар өчен «Яшь кияү» һәм «Яшь килен» дип исемләнгән ике айлык ислам курслары тәмамланды. Бу уңайдан узган тантанада проектларда катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова әлеге проектларның Россиядә бердәнбер булуын билгеләп үтте. Ә инде киләсе курсларга язылырга теләүчеләр язын онлайн форматта оештырылачак проектларга катнаша алачак, диелә хәбәрдә.
MUSLIMMOL мөселман яшьләр хәрәкәте чаралары заманча, иҗади, эчтәлекле уза һәм алар белән кызыксынучылар һәрвакыт күп була: бу юлы «Яшь кияү» курсларына 40 яшь егет, ә «Яшь килен» проектына 67 мөслимә язылды, ди оештыручылар.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: шәригать буенча ныклы гаилә коруга юнәлтелгән проектлар өйләмәгән һәм кияүдә булмаганнарга да, гаиләле мөселманнарга да, кызларын кияүгә бирергә әзерләнүче әниләргә дә кызыклы. Курсларның ябылыш тантанасы, анда турыдан-туры катнашучылар өчен генә түгел, ә аларның хәләл җефетләре өчен дә истәлекле булды: алар бергәләп бәхетле мизгелләр кичерде һәм оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Кичәдә күпбалалы гаилә башлыгы Дамир Сәйфуллов һәм аның хәләл җефете Камилә Юнысова бәхетле гаилә кору серләре турында сөйләде. Дамир Сәйфуллов – хәзрәт, эшмәкәр, Камилә Юнысова – дипломлы биотехнолог, косметолог.