news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә бер штраф 15 тапкыр арткан

news_top
Россиядә бер штраф 15 тапкыр арткан
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә тимер юллар аша ярамаган урында чыккан өчен штраф 5 тапкыр арта, ә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта шушы ук штраф 15 тапкыр арта. Бу турыда «Парламентская газетага» сылтама белән РИА Новости яза.

Хәзер тимер юл аша ярамаган урында чыккан өчен 100 штраф каралган.

«Федераль әһәмияткә ия булган Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә, яки Мәскәү яки Ленинград өлкәләрендә кагыйдә бозган өчен 1500 сум күләмендә административ штраф каралган», – диелә текстта.

Тимер юлны ярамаган урыннан чыккан кешене тоткарлаган җирдән 1 км ераклык чигендә тимер юл аша чыгу өчен махсус җиһазландырылган кичү булса, бу кешене җәзага тарталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар