Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә бер көн эчендә алты военкоматны яндырырга тырышканнар

news_top_970_100

Воронеж өлкәсендә военкомат бинасын яндырырга тырышкан тарих укытучысын кулга алганнар.

24 яшьлек Ольга белән телефон мошенниклары элемтәгә чыга һәм алар аны военкомат бинасына ут төртергә күндерә. Беркатлы укытучы военкомат янына килә, бинага Молотов коктейле ыргыта һәм аны шунда ук кулга алалар. Сорау алган вакытта ул, үзенә таныш булмаган кешенең шалтыратуын, үзен Үзәк Банк хезмәткәре дип таныштыруын сөйләгән. Шалтыратучы кеше Ольганың счеты белән «мошенниклык операциясе» башкаруларын әйткән. Соңрак кызга «полиция хезмәткәре» шалтырата һәм мошенникның военкоматта утыруын, аны кулга алу өчен бинага Молотов коктейле ташларга кирәк дип әйтә.

Июльнең соңгы көнендә Россиянең берничә төбәгендә военкоматларга ут төртергә тырышкан кешеләрне кулга алдылар дип яза RTVI сайты.

Санкт-Петербургта 31 июль кичендә бер ир-ат шәһәрнең үзәк районында Чайковский урамындагы военкоматка ике «Молотов коктейле» ыргыта. Соңыннан машина белән военкомат капкасын бәрдерергә тели. Шуннан соң полицейскийлар килә, бу ир-атны кулга алалар.

31 июльдә көндез Казанда бер хатын-кыз Аэропорт урамындагы военкоматка килә һәм бинага янучан сыеклык салынган шешә ыргыта. Шешә ишеккә кадәр барып җитми, җиргә төшеп ватыла, ут чыкмый. Бу хатын-кызны кулга алганнар һәм полиция бүлегенә алып киткәннәр.

31 июль кичендә Омск шәһәрендә педагогия колледжында укучы 21 яшьлек кызга таныш булмаган номердан шалтыраталар һәм мошенникларның аның исеменә кредит алуын әйтәләр. Мошенниклардан үч алу өчен, кызга Пушкин урамындагы банк бинасын яндырырга тәкъдим итәләр. Тик шалтыратучы кызның башын бутый, чынлыкта исә бу адрес буенча военкомат була.

Берникадәр вакыттан соң, кыз күрсәтелгән урынга килә, янучан сыеклык салынган шешәне ала, тик яндырырга өлгерми, аны кулга алалар.

31 июль иртәсендә Можайск шәһәрендә шуңа охшаш хәл була. 45 яшьлек хатын-кызга үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр шалтырата. Фрунзе урамындагы военкоматта ниндидер ир-ат аның исеменә кредит алырга җыенуын әйтәләр һәм хатын-кызга военкомат бинасын яндырырга тәкъдим итәләр. Хатын-кыз аферистларның тәкъдимен тормышка ашыра, тик военкомат хезмәткәрләре утны тиз сүндерә.

31 июль кичендә Калугада 77 яшьлек хатын-кыз Суворов урамындагы военкомат бинасына «Молотов коктейле» ыргыта. Аны кулга алганнар.

31 июльдә Подольск шәһәрендә 80 яшьләр чамасындагы ике пенсионер Ленин проспектындагы военкомат бинасына ут төртә.

Шулай ук 29 июльдә Казанда 62 яшьлек хатын-кыз военкомат бинасына ут төртергә җыенган. 30 июльдә Феодосиядә военкоматка ут төртергә җыенган, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләче 51 яшьлек хатын-кызны кулга алалар.

29 июльдә Северодвинскида 76 яшьлек пенсионер военкомат бинасына яндырырга теләгән.

Россия Президенты Владимир Путин повестка буенча военкоматка килмәгән өчен штрафларны 30 мең сумга кадәр арттырды. Шулай ук хәрби комиссариатка үз яшәү урыны, гаилә хәле, эш яки уку урыны үзгәрү турында мәгълүмат бирмәгән өчен 1000 – 5000 мең сум штраф яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100