Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә БДИны бетерергә тәкъдим итәләр: алмашка нәрсә була?

news_top_970_100
Россиядә БДИны бетерергә тәкъдим итәләр: алмашка нәрсә була?
"Татар-информ" архивы

Бердәм дәүләт имтиханын бетереп, традицион еллык йомгаклау аттестациясен кертергә тәкъдим иттеләр. Бу закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә җыеналар. Документ авторлары – ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия» фракцияләре. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, Бердәм дәүләт имтиханы эчтәлеге мәктәп курсыннан читләштерелгән, ә аңа әзерләнү өчен әти-әниләр репетиторлар ялларга мәҗбүр, һәм бу – гаиләнең финанс хәленә йогынты ясарга мөмкин.

Шулай ук БДИ алдыннан укучыларны кимсетү очраклары да телгә алына. Быел Воронеждагы бер мәктәптә укучы кызларга шпаргалкаларын эчке киемнәренә яшермәвен сакчыларга күрсәтергә туры килүен мисал итеп китергәннәр.

«Фактта БДИ кризиска китерде, чөнки белем бирү сыйфаты начарланды, ә ришвәтчелек өлкәсе олимпиадалар дәрәҗәсенә күтәрелде», – диелә аңлатма язуында. Шулай ук, БДИны башта ук мәгариф өлкәсендә ришвәтчелек белән көрәшү өчен кертүләре дә әйтелә.

Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова – бу закон проекты авторларының берсе. Ул, Бердәм дәүләт имтиханы укучыларның иҗади потенциалын ачмый, дип саный.

«Укучының укытучы белән шәхси элемтәсе булмагач, абитуриентның шәхси үзенчәлекләре юкка чыгарыла. Абитуриент элек имтиханда үзенең интеллектуаль сәләтен яки харизмасын күрсәтә алган булса, хәзер исә ул бары тик сан гына», – дип яза «Известия» Лантратованың сүзләрен.

Баштарак, Россия Рособрназдор башлыгы Анзор Музаев, Бердәм дәүләт имтиханы алдагы 10 елда нинди дә булса сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк, дигән иде. Шулай да, аның сүзләренчә, чыгарылыш укучылары һәм абитуриентлар турында күбрәк мәгълүмат кертеп, бәя бирүнең мондый ысулы киңәергә мөмкин.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, хәзер физика, математика һәм табигать фәннәр буенча БДИ тапшыруны үзгәрү алымнары эшләнелә, дигән иде. Вице-премьер әйткәнчә, бу фәннәр Россиядә кадрлар әзерләү өчен билгеләүче фәннәр булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100