news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә барлык дәүләт университетлары электрон студент билетларына күчте

news_top
Россиядә барлык дәүләт университетлары электрон студент билетларына күчте
Фото: © «Татар-информ»

Россиянең барлык дәүләт университетлары электрон студент билетларына күчте. Бу хакта Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Андрей Омельчук хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, хәзер югары уку йортлары студентлар турындагы мәгълүматны дәүләт мәгълүмат системасына тапшырырга бурычлы.

«Хәзер һәр университет дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат бирергә тиеш. Безнең бердәм дәүләт хезмәтләре порталында 5 миллионга якын студент билеты формалаштырылган инде. Барлык дәүләт вузлары да анда бар», – дип билгеләп үтә Омельчук.

Шул ук вакытта, укучылар теләге буенча, кәгазь студент билетын алу мөмкинлеге дә саклана.

Якын арада цифрлы формат традицион форматны тулысынча алыштырачак, дип ышаныч белдерде министр урынбасары

«Без кәгазь студент билетларыннан кайчан баш тартырбыз? Минемчә, ике-өч елдан соң цифрлы студент билетының уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк булуын һәркем аңлаячак», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар