Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә бал 30-50 процентка кыйммәтләнгән

news_top_970_100

Умартачылык тармагы җитди кыенлыклар кичерә, дип сөйләде «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе «SHOT ПРОВЕРКА» телеграм-каналы белән әңгәмә барышында. Бал кортлары басуларга агрохимикатлар сибү сәбәпле күпләп үлә. Сипкән ашлама шул исәптән умарталыкларга да тарала. Нәтиҗәдә продукциягә кытлык барлыкка килә, бәяләр арта. Узган елда Татарстанда натураль юкә балының 3 литры 2000 сум торган булган, быел исә аны, бал кортлары күпләп үлү фонында, 4000 сумга ук саталар.

Бу хәл Россиянең бал бирүче төп төбәкләренә – Татарстан, Башкортстан, Ростов өлкәсе һәм Алтай краена кагылган. Ростов өлкәсендә натураль бал 1,5 тапкырга кыйммәтләнгән, ә Алтайда бәяләрне элеккеге дәрәҗәдә сакларга тырышалар.

SHOT ПРОВЕРКА сораштырган умартачылар, тармактагы вазгыятьне намуссыз көндәшләр катлауландыра, дип сөйләде. Алар әйтүенчә, конкурентлар алардан күпләп натураль бал сатып ала, аңа глюкоза белән фруктоза катнашмасын кушып болгата һәм арзан бәягә кибетләргә сатуга куя. Элегрәк Роскачество 16 сәүдә маркасы балын тикшерде, продуктларның берсе дә таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды.

Умартачылык турында федераль закон 2021 елның июнендә үз көченә керде. Россия сәнәгать умартачылары берлегендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта аларның инициативасы ярдәмендә норматив базаны эшләп бетерү бара. Хәзер анда авыл хуҗалыгының бөтен яклары: җир эшкәртүче фермерларның да, умарталыкларына зыян килүче умартачыларның да мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш. Россия сәнәгать умартачылары берлеге басуларда агулы химикатлар куллану өлкәсендә хокук бозу өчен җәзаны катгыйландыруны таләп итә. Шул очракта гына бал кортлары күпләп үлү куркынычы һәм натураль балга бәяләр түбәнрәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100