Дәүләт Думасы вице-спикеры (ЛДПР) Борис Чернышов әтиләргә бала туганнан соң һәм тәрбиягә алганнан соң беренче өч ай дәвамында түләнә торган 14 көнлек отпуск бирергә тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости яза.
«Хезмәткәргә өстәмә түләүле 14 көнлек отпуск хокукы – аны бала туган көннән алып беренче өч ай эчендә тулысынча яки өлешләп файдалану мөмкинлеге бирү тәкъдим ителә», – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Бу инициативаны бала туган очракта гына түгел, ә тәрбиягә яки опекага бала алу очракларына да җәелдерү тәкъдим ителә.
«Бу алым гаиләгә ярдәм иң кирәкле чорны мөстәкыйль сайларга мөмкинлек бирә: бала туганнан соң ук, әни белән баланы хастаханәдән чыгаргач, беренче медицина тикшеренүләре вакытында, яки соңрак, ярдәм аеруча кирәк булган вакытта алырга мөмкин», – дигән Дәүләт Думасы вице-спикеры.
Аның фикеренчә, бала туганнан соң беренче айлар гаилә өчен иң катлаулы чор, ә әтинең бала карауга, әнигә ярдәм итүгә һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә законлы рәвештә өстәмә вакыт багышлау мөмкинлеге әнинең һәм баланың сәламәтлеген саклауга, әти-әнидә җаваплылык формалаштыруга, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм милли демографик максатларга ирешүгә ярдәм итәчәк.