Россиядә ат итен ашауны закон белән тыярга тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдимне зоояклаучылар белән очрашуда Дәүләт Думасының Экология комитеты башлыгы урынбасары Владимир Бурматов әйткән.
Депутат фикеренчә, атларны ит өчен сую – «кыргыйлык». Шулай ук депутат «ат ите – Россиядәге кайбер төп халыкларның традицион ризыгы» дигән фактны «сафсата» дип атады.
Бурматовның бу тәкъдименә Якутиянең Кунакчыллык ассоциациясе рәисе Татьяна Тымырова да үз фикерен белдерде. Ул депутатның бу тәкъдимен гасырлар дәвамында ат ите белән тукланган халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итмәү дип саный.
«Безнең өчен ат – ризык чыганагы гына түгел, ә якутлар белән гасырлар буенча янәшә булган изге хайван», – диде Тымырова. Ул, һәр кешенең үз тормыш рәвешен һәм үзенә ризык сайлау хокукын ихтирам итәргә кирәк, диде.
Ассоциациядә, шулай ук, традицион рәвештә ат ите белән туклана торган халыкларның вәкилләре белән иҗтимагый тыңлаулар уздырырга кирәк, дип тәкъдим иттеләр. Ә Бурматовның үзен декабрьдә узачак «Вкус Якутии» фестиваленә чакырдылар. Анда ул 50 градуслы салкында ат итеннән төрле-төрле ризыклар татып карый алачак. Татьяна Тымырова, депутат тай итен татып караса, моның «кыргыйлык» түгеллеген аңлаячак, дигән өмет белдерде.