«Гадел Россия» партиясе «әниләр өчен хезмәт хакы» кертергә тәкъдим итте. Эшләмәүче әти-әниләр өчен айлык түләү турында закон проекты кабат Россия Хөкүмәтенә җибәреләчәк. Бу хакта партия җитәкчесе Сергей Мироновка сылтама белән РИА Новости яза.
«Әйтик, әни кеше эшләргә теләми, бар вакытын балаларына багышларга тели, ди. Бу очракта дәүләт ярдәм итәргә тиеш. «Гадел Россия» гаиләдә эшләмәүче, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче әти яки әни өчен айлык түләү - «әти-әниләр өчен хезмәт хакы» яки «әниләргә хезмәт хакы» кертергә тәкъдим итә», – дигән Сергей Миронов.
Инициатива нигезендә, яшәү минимумы күләмендә түләүне җан башына уртача керем өч төбәк яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр алырга мөмкин. Шул ук вакытта» ата-аналар өчен хезмәт хакы» башка пособиеләрне һәм ташламаларны гамәлдән чыгарырга тиеш түгел.
«Безнең тәкъдим ярдәмендә гаиләләр ярлылыгы проблемасын хәл итәргә һәм балалар тууга этәргеч биреп була», – дигән партия башлыгы.