Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә алкогольне кичке 7гә кадәр генә сатарга тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
Россиядә алкогольне кичке 7гә кадәр генә сатарга тәкъдим иттеләр
Солтан Исхаков / «Татар-информ» архивы

Россиядә алкоголь сатуны, СССР үрнәге буенча, 11:00 – 19:00 сәгатьләр аралыгы белән чикләргә кирәк, дип тәкъдим итте җәмәгать эшлеклесе Владимир Михайлов. Бу – халыкның спиртлы эчемлекләр куллануын киметергә ярдәм итәчәк, дигән ул. Бу хакта «360.ru» басмасына сылтама белән «Газета.Ру» сайты яза.

Михайлов әйткәнчә, бүген Россия халкының алкогольне эштән өенә кайтканда кереп алу, әгәр инде җитми калса, яңа порция алырга кибеткә чыгу мөмкинлеге бар.

«Нәтиҗәдә, күп эчелә, ә иртән баш авырта. Шуңа күрә мин алкогольне иртәнге 11дән кичке 7гә кадәр сату яклы. Иртәме-соңмы, без барыбер шушыңа кайтачакбыз», – дип ышана җәмәгать эшлеклесе.

Россиядә алкоголь куллану күләмен киметергә кирәк, дигән фикер белән медицина фәннәре кандидаты, психолог Андрей Миронов та ризалашкан. Ул кешеләрнең, ял итәргә теләп, аеруча бәйрәмнәрдә спиртлы эчемлекләр эчүен әйткән. Тик алкоголь эчеп ял итәргә, киеренкелектән котылырга теләү – ялган, алкоголь курку һәм киеренкелек халәтенә тагын да ныграк алып кына керә.

«Киеренкелектән котылу өчен баш миен бер эшчәнлектән икенчесенә күчерергә кирәк», – дигән ул.

Психолог компьютерда эшләүче кешеләргә физик хезмәт, спорт белән шөгыльләнергә, актив уеннар уйнарга яки мәдәни чараларга барырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100