Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм декрет акчалары арта

news_top_970_100
Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм декрет акчалары арта
Салават Камалетдинов фотосы

2023 елда хезмәт хакының минималь күләме арта һәм аңа бәйле дәүләт пособияләре дә артачак. Шул исәптән, ана капиталы, декрет акчалары һәм бала караган өчен түләнә торган түләүләр дә арта. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединскаяга сылтама белән «Российская газета» яза.

Белгеч әйткәнчә, ана капиталының күләме 1 февральдән үк үзгәрә – беренче бала өчен 65 меңгә (589,5 мең), икенче балага 86 меңгә (779 мең) артачак. Ә ата-аналар беренче бала өчен ана капиталын теркәп өлгергән булса, икенче бала өчен аларга 189,5 мең тиеш була, монда акча 20,9 меңгә арта.

Бала тугач бер тапкыр түләнә торган акча быел 23 011 сум була.

Яшь ярымга кадәр бала караган өчен түләнә торган айлык минималь пособие дә арта. Хәзер әниләр 8 630 сумга кадәр акча ала алачак, әмма бу 33 281 меңнән (уртача хезмәт хакының 40 процентыннан) артык булырга тиеш түгел. Бу түләү эшләүче әти-әниләргә генә түгел, ә эшсезләргә дә түләнергә тиеш, дип искәртте белгеч.

Ольга Лебединская әйткәнчә, болар белән беррәттән декрет акчасы, шулай ук больничный түләүләре һәм яңа туган бала өчен түләүләр дә арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100