Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә 1 августтан нинди яңа түләүләр кертелә?

news_top_970_100
Россиядә 1 августтан нинди яңа түләүләр кертелә?
"Татар-информ" архивы

Август башыннан хөкүмәт кайбер категория гражданнар өчен яңа төр социаль ярдәм чаралары кертә. Аерым алганда, эшләүче пенсионерларга һәм 80 яше тулган өлкән кешеләргә түләүләр бирелә. Ә Россиянең кайбер төбәкләрендә хакимиятләр халык өчен өстәмә акча бүлеп биргән. Бу хакта РЕН-ТВ сайты яза.

Эшләүче пенсионерлар

Эшләүче пенсионерлар 1 августтан айлык пенсияләренә өстәмә түләү алачак. Бу яңалык 2021 елда эшләгән һәм эш бирүчеләре иминият взнослары күчереп барган пенсионерларга кагыла. Шулай ук эшләгән һәм фиксацияләнгән взнослар түләп барган шәхси эшмәкәрләр дә түләүләрне арттыруга өметләнә ала.

Түләү күләме 2021 елда эш бирүчеләр түләгән иминият взнослары суммасына бәйле. Ә һәркем өчен өстәмә түләү индивидуаль булачак, әмма сумма 3 пенсия баллыннан да артып китәргә тиеш түгел. 2022 елның июненнән мондый бер балл 118,1 сумга тигез, ягъни иң күп өстәмә түләү – 354 сум була дигән сүз.

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар

Август аенда 80 яшь тулган россиялеләргә пенсиягә фиксацияләнгән түләүне арттыралар. Искәртеп үтик, иминият пенсиясе фиксацияләнгән һәм иминият өлешеннән тора. Иминият өлеше тупланган пенсия балларыннан һәм кешенең иминият стажыннан чыгып, индивидуаль исәпләнә. Ә фиксацияләнгән түләү күләме – 7220 сум.

Пенсия алучыларга 80 яшь тулуга, фиксацияләнгән өлеш арта. Нәтиҗәдә ул 14,4 мең була.

Тагын кемнәргә түләүне арттырачаклар?

Авиация һәм күмер сәнәгатендә эшләгән һәм гомуми стажы 25 ел булган кешеләр 1 августтан 5 000 сум өстәмә түләү алачак. Беренче группа инвалид булган гражданнарга да пенсияләренә 7200 сум өстәләчәк.

Барлык яңа түләүләр дә автомат рәвештә арттырыла. Халыкка моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм чиратта утырырга туры килмәячәк.

Төбәкләрдәге ярдәм

Төбәкләрдәге бюджеттан финанслана торган ярдәм чаралары да 1 августтан үзгәрәчәк. Җирле проблемалары хәл итү өчен, хакимиятләр кайбер вакытлы түләүләр кертте.

Приморье краенда яңгырлардан зыян күргән кешеләр өчен, 10 мең сум күләмендә ярдәм биреләчәк. Ә табигать бәла-казасыннан милеген югалткан кешеләргә 50 меңнән 100 мең сумга кадәр ярдәм каралган.

Карелиядә яшәүче күп балалы гаиләләр 1 августтан 400 мең сум алачак. Башта акча урынына җир кишәрлекләре бирәләр иде. Әлеге акчаны беренчел взнос түләргә, бурычның төп суммасын капларга, шулай ук 2022 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр алынган кредит буенча процентларны түләү өчен тотарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100