Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә юлларда 150 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт итәргә җыеналар

Әлегә Мәскәү өлкәсендәге трассалар турында сөйләшәләр.

news_top_970_100
Россиядә юлларда 150 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт итәргә җыеналар
Илнар Төхбәтов

Россиядә кайбер трассаларда рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 150 километрга кадәр арттыру мөмкинлеген карыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайтына ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Олег Понарьин сөйләгән. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

«Киләчәк перспективада, минемчә, тизлекне 130 км/сәгатькә кадәр арттыру турында сөйләшергә була. Аннары стандартизация, технология, җыештыру, югары тизлекле трассаларны карап тоту һәм төзәтү буенча документация камилләшү белән, 150 км/сәг турында да уйларга мөмкин», — ди ул.

Понарьин сүзләренчә, юлны проектлау чикләрен исәпкә алырга кирәк. Беренче категорияле трассалар, бүлгеч полосасы булган дүрт полосалы юллар өчен тизлек чиге 150 км/сәг тәшкил итә.

Узган атнада «Автодор»да түләүле юлларда рөхсәт ителгән тизлек лимитын адымлап арттыру планнары турында сөйләгәннәр. Дәүләт компаниясенең идарә рәисе Вячеслав Петушенко сүзләренчә, штраф салмый торган 20 километрлы чикне исәпкә алсаң, М-11 трассасында хәзер үк 150 км/сәг тизлек белән йөреп була.

Июньдә Транспорт министрлыгы башлыгы Евгений Дитрих әйткәнчә, хакимият Мәскәү өлкәсендәге боҗралы автоюлда максималь тизлекне 150 км/сәгатькә кадәр арттыруны мөмкин дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100