Россиядә яшәүче тагын ике кеше коронавирус йоктырган
Моңа кадәр Diamond Princess корабында Россиядән килгән бер хатын-кыз коронавирус йоктырганы билгеле булган иде.
Япония яр буенда тора торган Diamond Princess круиз лайнерында булган тагын ике Россия гражданында коронавирус ачыкланды. Бу турыда Япония табибларына сылтама белән Россиянең Токиодагы илчелеге Facebook челтәрендә хәбәр итте.
«Россия кешеләре үзләрен нормаль хис итә. Авыру катлаулы симптомнарсыз уза», диелә хәбәрдә. Якын арада бу кешеләрне хастаханәгә озаталар.
Дипмиссия хәбәр иткәнче, дүрт Россия гражданын круиз лайнерыннан җибәргәннәр, аларның коронавируска анализлары тискәре булган. Бу кешеләр якын арада туган илгә кайта.
Diamond Princess корабында коронавирус йоктырган ике кеше үлде. Бу — Япония гражданнары. Аларны бер атна элек хастаханәгә салган булганнар. Бу турыда «Татар-информ» язды.