Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә яшәүче биш яшьлек кыз иң бай блогерларның берсе дип табылган

Рейтингта беренче урынны Америкада яшәүче сигез яшьлек Райан Каджи алган.

news_top_970_100
Россиядә яшәүче биш яшьлек кыз иң бай блогерларның берсе дип табылган
https://pixabay.com/

Forbes журналы версиясе буенча, Россиядә яшәүче биш яшьлек Анастасия Радзинская 2019 елда 18 миллион сум табыш эшләгән. Бу баланың Like Nastya дип аталган каналы бар. Ул Youtube хостингының бөтен блогерлары арасыннан төзелгән исемлектә өченче урын алган. Бу турыда РБК хәбәр итте.

«Россиядә туган биш яшьлек кыз дөньяда иң тиз үсеш ала торган блогер булып танылган. Аның видеолары җиде телдә чыккан. Каналындагы кадрларда ул әтисе белән уйный», диелә журнал хәбәрендә.

Анастасия Lego һәм Danone брендлары белән хезмәттәшлек итә. Forbes санап чыгарган саннар буенча, 2019 елда бу кызның каналларыннан кергән табыш 18 миллион сум булган.

Рейтингта беренче урынны сигез яшьлек Райан Каджи алган. Америкада яшәүче бала Ryan ToysReview каналында уенчыклар турында сөйли. Аның табышы 26 миллион сум булган. Ул инде икенче ел рәттән беренче урын ала.

Икенче урында Dude Perfect каналы. Биредә 30 яшьләр чамасындагы биш егет спорт трюклары төшерелгән видео куя. Аларның табышы 20 миллион чамасы булган.

Бай блогерлар исемлегенә Rhett and Link ($17,5), Джеффри Стар ($17 млн), Preston ($14 млн), PewDiePie ($13 млн), Markiplier ($13 млн), DanTDM ($12 млн) һәм VanossGaming ($11,5 млн) кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100