news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия кешесе ашап туйгач чәнечке йоткан

Кызга операция ясарга туры килгән.

news_top
Россия кешесе ашап туйгач чәнечке йоткан
http://lpu4.ru/

Төмән өлкәсендә яшәүче 26 яшьлек кызның ашказаныннан чәнечке алганнар. Бу хәл Ишим шәһәрендә булган. Пациентны 4нче өлкә хастаханәсенә төнлә китергәннәр. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Кызның сүзләренчә, ул күп итеп майлы ризык ашаган һәм тамакка чәнечке тыгып, космакчы булган. Әмма кулындагы чәнечке ычкынып, тамакка төшеп киткән.

Пациентка рентген ясаганнан соң чәнечкенең ашказанына төшкәне ачыкланган. Хирург операция ясап чәнечкене алган. Бәхеткә, чәнечкенең очлы ягы кызның ашказанына зыян китермәгән. Киресенчә булган очракта, перитонит башланырга яки кан китәргә мөмкин иде.

Хәзер чәнечке йоткан кыз хирургия бүлегендә ята, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар