news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә яшәүче Альбина чит ил киявеннән 16 миллион алган да «үлгән»

Германиядә яшәүче ир-ат бер тапкыр да чынлыкта очрашмаган кәләшенә туйга акча җибәрә.

news_top
Россиядә яшәүче Альбина чит ил киявеннән 16 миллион алган да «үлгән»
https://pixabay.com

Германиядә яшәүче ир-ат Россия полициясенә мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрдә Россия кызы белән танышып, миллионнарын югалта. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз челтәрдә Германия кешесе белән аралаша. Аннары үзенең үлеме турында хәбәр итә. Имеш, кыз үлгән. Шуңа кадәр чит ил кияве кызга 16 миллион сум акча биреп өлгерә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, Германия гражданины сүзләренчә, ул социаль челтәрдә Альбина исемле кыз белән таныша. Алар хат языша, тик чынбарлыкта бер тапкыр да очрашмыйлар. Шулай да туйга әзерләнә башлыйлар. Кияү белән кәләш туй тантанасын планлаштыра. Ир-ат кызга акчалар җибәрә башлый.

Аннары Германия гражданинына почтага хат килә, билгесез кеше Альбинаның үлүен яза. Хәзер бу кеше дә кияүдән 200 мең евро акча сорый. Имеш кызны җирләргә акча кирәк. Ир-ат акчаны күчерә. Шулай итеп ул барлыгы 16,4 млн сум акчасыннан колак кага.

Хәзер эшне полиция тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар