news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә яңа туган балага коронавирус хөрмәтенә исем кушканнар

«Бу сиңа Ваня, Саня, Толя яки Коля түгел инде», — ди малайның әтисе.

news_top
Россиядә яңа туган балага коронавирус хөрмәтенә исем кушканнар
https://pixabay.com/

Новокузнецк шәһәрендә яшәүче ир белән хатын яңа туган балаларына коронавирус COVID-19 хөрмәтенә Ковид дип исем кушкан. Бу турыда «Известия» хәбәр итте.

Моңарчы андый исем беркемдә дә булмаганга күрә, әти белән әни баласына шундый яңа исем кушарга була. Алар Ковид исеме бик оригиналь яңгырый һәм көчле энергетикалы дип саный. «Вирус бөтен дөньяны яулап алды бит», — ди алар.

«Исем бик яңгырашлы, өстәвенә оригиналь дә. Бу сиңа Ваня, Саня, Толя яки Коля түгел инде. Беркем белән дә буталмый», — ди малайның әтисе.

Әти-әнисе бу исем балага уңыш китерер дип ышана. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар