news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә җәй ахырына кадәр аномаль эссе һава торышы сакланачак

Шулай ук сентябрь ае да җылы булачак дип фаразлана.

news_top
Россиядә җәй ахырына кадәр аномаль эссе һава торышы сакланачак
pixabay.com/ru

Синоптиклар Россиядә җәй ахыры аномаль эссе булачак дип фаразлый. Илнең бөтен төбәкләрендә дә диярлек һава температурасы нормадан югары булып дип көтелә. Кайбер районнарда температура нормадан сигез градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

Бары тик төньяк районнарда: Якутиядә, Магадан өлкәсендә, Чукоткада һәм Камчаткада, шулай ук Хабаровск краеның үзәк районнарында гына эсселек булмаячак. Бу өлкәләрдә август ахырында температура климатик нормада яки аннан түбәнрәк булачак.

Сезон азагында Уралда һәм Идел буенда иң эссе һава торышы булачак дип фаразлый синоптиклар.

Баштарак Роман Вильфанд Россиянең Европа территориясендә сентябрь җылы булачак дигән иде. Аның сүзләренчә, һава температурасы нормадан югары булачак, явым-төшемнәр дә гадәттәгедән азрак булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар