Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиядә тавыкка кисәк кенә бәя артуын белдерде. Министрлык мәгълүматлары буенча, гыйнварда тавык итен күпләп сатуның бәясе бер тоннага 117,2 мең булган. Бу узган ел күрсәткечләреннән 21,8 процентка артык. Бу хакта РИА Новости яза.
Уртача бәя 22,4 процентка арткан. Шулай итеп, 14 гыйнварга тавык итенең бер килограммы 152,71 сум булган.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы бозау һәм дуңгыз итенә дә бәяләрнең 3,4 һәм 8 процентка артуын билгеләгән.