Россиядә танылган язучы-сатирик вафат
Ул «Кривое зеркало», «Аншлаг», Смехопанорама» һәм башка тамашаларда чыгыш ясый иде.
Язучы-сатирик Виктор Коклюшкин 75 яшендә вафат булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Аның әсәрләрен Ефим Шифрин, Евгений Петросян, Клара Новикова һәм Владимир Винокур сөйли. Коклюшкин үзе «Кривое зеркало», «Аншлаг», Смехопанорама» һәм башка тамашаларда чыгыш ясый иде.
Артистның йөрәге авыртып үлгән, диелә хәбәрдә.