news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә тагын нинди яңа салым кертергә мөмкиннәр?

Финанслар министрлыгы яңа салым кертү турында тәкъдим кертте.

news_top
Россиядә тагын нинди яңа салым кертергә мөмкиннәр?
Россия Финанслар министрлыгы экология буенча яңа салым кертү кирәк дип исәпли. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Финанслар министрлыгы Россия Салым кодексына төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Бу төзәтмә нигезендә әйлән-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүне экология салымына үзгәртү каралган. Хәзерге вакытта әлеге түләү үлчәме әйләнә-тирәлекне саклау турындагы закон белән билгеләнә.

Мондый система буенча бюджетка күчкән акчалар динамикасы аның нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дип исәплиләр Минфинда. Хәзерге вакытта федераль һәм региональ бюджетка экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итәргә туры килә.

Россия Салым кодексына яңа үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварынннан кертелер дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар