Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә соңгы 16 ел эчендә һава пычрану буенча яңа рекорд куелды

Һава сәнәгать оешмалары эшчәнлеге һәм аварияләр аркасында пычрана, диелә тикшеренүдә.

news_top_970_100
Россиядә соңгы 16 ел эчендә һава пычрану буенча яңа рекорд куелды
Илнар Төхбәтов

Россиядә соңгы 16 ел эчендә һава пычрану буенча яңа рекорд куелды. Иң пычрак һавалы төбәкләр арасына Самара һәм Оренбург өлкәләре, шулай ук Бурятия кергән. Бу хакта FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәре тикшеренүләренә сылтама белән «Лента.ру» сайты яза.

Тикшеренү авторлары белдергәнчә, язын чикләүләр кертелгәннән соң, күпчелек төбәкләрдә пычрануларның артуы тизәйгән, ә тугыз ай эчендә агулы матдәләрнең күләме ун ел элек булган максимуман өч мәртәбә артып киткән. Мәсәлән, 2005 елда һаваның югары һәм экстремаль югары дәрәҗәдә пычрану очраклы 95 булган, ә 2010 елда бу күрсәткеч 171гә җиткән.

Иң югары күрсәткечләр — Самара өлкәсендә (112), Бурятиядә (22), Оренбург өлкәсендә (9), шулай ук Байкал аръягында (8) һәм Краснодар караенда (7) теркәлгән. Иң нык пычрак шәһәрләр исемлегенә Самара, Селенгинск (Бурятия), Чита (Байкал аръягы крае), Улан-Удэ һәм Красноярск кергән.

Һава сәнәгать оешмалары эшчәнлеге һәм аварияләр аркасында пычрана, диелә тикшеренүдә. «Коронавирус пандемиясе башында предприятиеләр ябылу һәм транспорт агымы кимү экологик вазгыятькә уңай йогынты ясый дип еш әйтелде. Әмма фактта бу вазгыять болай бер генә яклы була алмый: төп сәнәгать көчләре эшләрен дәвам итте, шул ук вакытта экологик таләпләрне үтәү пандемия чорында икенче планга да калган булырга мөмкин», — дип белдерде компания президенты Елена Трубникова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100